Венера Иванова: «У меня был даже момент в жизни, когда я брала деньги просто за свое присутствие на мероприятии»

Интервью автор, 29 ноябрь 2018 – 16:28 image

Тышкы кыяфәте белән дә, күңеле белән дә матурлар була бит. Менә ул шундый. Ничә ел беләмендер, күпме гомер дус булып яшибездер, әмма Венераның теләсә нинди ситуациядә үз-үзенә хыянәт итмәве сокландыра килә мине. Сүзем – «Яңа Гасыр» телеканалындагы «Таяну ноктасы»ның алып баручысы курчак төсле матур Венера Аитова турында.

Кияүгә чыгасыңмы, бәбиең юкмы әле?

Венера белән шау-гөр килеп чәйләп утырабыз. Сирәк күрешәбез күрешүен, ну күрешсәәәк… Эштән башлап, ботинка бавына кадәр сөйләшеп чыгабыз инде. «Сәлам, карьеристка» дигән сүземне яратмый инде ул минем, тик әйтәм. Әмма бу юлы мин башка Венерага «килеп төртеләм»: дөрес әйткәнсең икән, ди Венера, минем хәзер чыннан да тәмле кофе эчеп, чәчләремне таратып, өй башмагын гына сөйрәп, җылы өемнән чыгасы килмәгән көннәрем шактый, ди.

– Ай, кызый! Аз тинтерәтмәделәр инде мине ул «Кияүгә чыгарга күптән вакыт», «Утырып каласың бит инде» (әйтерсең «икеле» капчыгы! (көлешәбез), «Синең яшьтә минем фәлән балам бар иде инде» дип. Минем гомергә андый уй-хорафатка бирелгәнем булмады анысы. Һәрвакытта әби әйтә иде, Аллаһы Тәгалә әйткән: «Үлем сәгатен кичектерермен, никах сәгатен кичектермәм». Мин шуңа ышанып яшәдем. Шуңадырмы, безнең күп әйбер гадирәк үтә. Ауропачарак караш кайчак күп нәрсәләргә корректив кертә. Ә бездәге менталитет, кешеләрнең әшәкелегеме шунда – синең язмышыңны синнән алда төзеп куярга да күп сорамыйлар кайчак. Ә бит әнә шулай, кирәксез киңәшләр, тирә-яктагы сүздән өстен кала алмыйча, кабаланып, үз киләчәген бозып куйган кызлар да юк түгел.

«Мин хәзер Аитова»

– Гаилә булып яши башлавыгызга бер ел узып киткән. Матур парны матур бәйрәме белән! – Рәхмәт! Әмма мин әле андый әйберләрне сөйләп йөрергә дә ничектер оялам, диимме шунда. Дуслар-танышлар котлап шалтыраткач та, югалып калам. Динарның исә андый котлауларга җавабы да әзер – без 100 ел бергә бугай инде, ди. Аллага шөкер, без инде икебез дә өлгергән, акыл туплаган, шәхес булып формалашып беткәч кавыштык. Шуңадырмы, башкалар әйтә торган «притирка» чоры бездә булмагандыр да инде ул. Кыек куелган башмак, дөрес эленмәгән кофта-ыштан өчен шуңа да кара тавыш чыкмый (бөтенләй юк түгел инде!) (рәхәтләнеп көлә), әмма стандарт классик проблемалар безне урап узды. Яшь утырткан, акыл туплап өйләнешкән бөтен парларда да шулай булырга тиештер инде ул.

image

– Әллә төнгә кадәр сузылган эшеңә дә бер сүз әйтмиме Динар? Мин әйтер идем… (Көлешәбез.) – Бердән, ул минем кем булып эшләгәнемне, кайда эшләгәнемне, эшемне фанатларча яратуымны туйга кадәр үк тә бик яхшы белә иде. Хәзер дә әлеге карашта берни үзгәрмәде – ул эшем белән кызыксына, аңлый, ярдәм итә. Икенчедән, әни (Динарның әнисе) гомер буе театрда эшләгән (артист түгел), ул да кичләрен эштә булган. Өченчедән, күпме генә эшләсәм дә, мин өйдә ир хатыны булып калам, гаилә – һәрчак беренче урында. Өйдә мин – чып-чын татар хатын-кызы форматында.

– «Таяну ноктасы» сиңа ныклап таянды инде… Болай да көне-төне телевидениедә идең, хәзер бер күрешәм дигән яллыкта да – зар-интизар. – Эшемне бик яратып башкарам бит. 14 ел эшләвемә карамастан, һәм тапшыруга беренчесенә әзерләнгән кебек әзерләнәм дә әле мин! Телевидение ялкыттырмадымы, диючеләргә дә җавабым әзер: ялкыттырмады, минем бит бер урында таптанганым юк. Башта хәбәрче булып эшләдем мин, аннан тапшырулар әзерләүче, аннан – режиссёр, хәзер – көндәлек мәгълүмати-аналитик авторлык тапшыруы. Бер җирдә эшләгән булып саналсам да, мин – баскычның һәр басмасына басып караган кеше! «Таяну ноктасы» исә бөтенләй башка формат, ул мине дә икенче яктан ачкан, үстергән тапшыру. Мин аның эчендә йөзеп, кинәнеп эшлим.

– Потенциаль аудиториясеннән канәгатьме соң син? Егылып китеп телевидение тапшыруы караучылар бар дип саныйсыңмы? – Интернет безнең тормышка ажгырып килеп кергән чара булса да, барыбер алдан телевидение атлый. Бу сүзләр безнең «Таяну ноктасы»на да кагыла. Аудиториябез, иң мөһиме, битараф түгел, тапшыруны үз итә.

Реклама

– Вакыты бик кысан, кеше сөйли генә башлый, шундук бүлдерәләр, аннан килеп керә рекламасы, аннан сюжеты… Бу сүзләр килеп ирешәдер, име? – Ирешә. Тамашачылар фикеренә без һәрвакыт ачык, алар – беренче урында. Вакыты, бәлки, азрактыр, ләкин һәр көнне ярты сәгатьлек чиста татар телендәге ток-шоу болай да начар әйбер түгел. Бәлки, киләчәктә озынайтырлар да. Фикер җиткерү дигәннән, һәр кеше иркенләп фикерен җиткерә башласа, аңа биш сәгать вакыт та җитми, шунысы белән кызык та ул! Теш төбендә калырлык балы, йодрыкка сыяр фикере булырга тиеш тапшыруның.

– Синең гаеп түгел, Венера. Әмма безгә нинди ток-шоу форматы инде? Без бит кычкырып түгел, кайбер фикерне пышылдап әйтергә дә курыкканнар илендә яшибез. Булсын иде ул Малахов кунаклары төсле маңгайга-маңгай, пәрмә-пәр бәхәсләшер затлар… Мин кайчан сине карыйм да, ничек бу «шомартинскийлар»га түзеп басып тора икән дип тә куям… – Бар андый кунаклар, бар. Ялганлаганын, боргалаганын мин дә беләм, калганнар да мыек астыннан елмая. Әмма ачылып китеп сөйләүчеләр, кинәт маңгайга бәреп турысын сөйләүчеләр дә юк түгел бит. Берсендә Миңназыйм абый Сәфәров, абортлар темасында үз гаиләсе серен ачып салып, ачыктан-ачык фикерен белдергән иде. Тетрәндергеч булды. Ә бар, син әйткәнчә, тапшыруда: «Сорамаса гына ярар иде», – дип койрык кысып, тапшыру соңында: «Миннән сораган булсаң, мин турысын бәреп әйткән булыр идем», – дип гайрәтләнеп төкерек чәчүчеләр. Тегесе дә, бусы да янәшәдә.

«Мин песи төсле иркәләнеп үстем»

– Син бик матур гаиләдән, Венера. Әти-әниләрең, нурлы әбиләрең белән бергә, Казанга күченеп килделәр. Безнең матур карьеристкабызны күрергә мөмкинлекләре бармы соң? – Синең шул төрттерү булыр инде! (Чырык-чырык көлешәбез.) Әлбәттә инде! Атна ахырында ирем, сеңлем Айгөл гаиләсе, аларның тәмле бәбие белән җыйнаулашып, мунча керергә барырга тырышабыз. Мунча кереп, әниемнең тәмле ризыклары белән сыйланып, рәхәтләнеп аралашып, энекәшем белән уйнап кайтуга ни җитә. Булдыра алганча, әти белән әни янына (ирем Динарның әти-әнисе) Чаллыга да кайтабыз, анда да безне сагынып көтеп торалар.

– Динар кияүне яраттылар алайса? – Ул гомер буе безнең белән яшәгән төсле! (Көлә.) IT өлкәсендә икътисадчы булып эшләгәч, компьютер белән җенләнгән энем белән дә бик тиз уртак тел таптылар. Әйтәм бит, без гомер буе менә шушы составта яшәгән төсле. Сеңлем, энем, мин – өчебез дә әтием-әниемә сырпаланып, песи балалары кебек үстек без. Шуңадырмы, хәзер корган гаиләләребездә дә җылылык беренче урында тора. Бу, әлбәттә, ирләребез гаиләләреннән дә тора. Динарның гаиләсендә дә нәкъ шундый мохит хөкем сөрә. Без шул традицияләрне дәвам итүчеләр. Бер-береңне хөрмәт итү, санлау-зурлау, иркә-наз. Гомер буе шулай дәвам итсен иде, берүк. Тормыш бүгенгедәй гөрләп барсын иде.

«Һәр шимбә – бездә лав стори»

– Бәби көтәсезме, көтәргә җыенасызмы, җыенырга җыена башладыгызмы әле, ише сорауларга җавап алмасам, минем бу әңгәмәмне басарга биреп тә торасы юк инде… – Һәр нәрсәнең үз вакыты. Мин үземне, гомумән, соң өлгерә торган җимеш белән чагыштырам. Тормышымда бер нәрсәнең дә иртәләгәне юк – минем үз вакытым. Ходайдан «Амин» сәгате сукмыйча, каударланып чабу кирәкми. Ә бәби… Бәбине аны минем эш белән яшереп калдыру, әйтмичә тору мөмкин булмаячак – иң беренче чиратта тормышым белән кызыксынган тамашачы күрәчәк.

– Әңгәмә ахырында Динарның романтик ир-егет икәнен дә сөйләп китсәң… – Беләсең бит инде, мин җете кызыл, яңгыравыклы сүзләр белән сөйләшергә яратмыйм. Шуңа сырлап, чачаклап-чучаклап, тешкә сылана торган сүзләр дә сөйлисем килми. Романтик дип… Ул үзен: «Мин романтик түгел инде», – дип шәрехли. Нәрсә соң ул романтиклык? Көн саен күктән йолдыз алып бирү булса, анысы – юк. Әмма мин аның һәрдаим җан җылысын тоеп яшим. Һәр көн, йокларга ятканда, Аллаһы Тәгаләгә һәрвакыт рәхмәт әйтеп, уянганда, шөкер, дип уянам. Янымда – минем кадерле кешем, мин дә аның өчен шундый ук якын. Миңа әнә шул күрер күзгә күренми торганы кадерлерәк. Һәр шимбә бездә традиция. Иртән-иртүк, җитәкләшеп, берәр яңа урынга – кафе-ресторанга кофе эчәргә чыгып китәбез. Аралашу-көлешү, җитәкләшеп Казан урамнарыннан атлау, позитив туплау, елмаю-көлү… минем өчен бәхет шул. Аның турында кычкырып йөрү дә килешми дип беләм. Аннан, Толстойның әйткән сүзләре бар бит әле, шуның белән фикеремне түгәрәкләп куясым килә: бәхетлеләрнең бөтенесе дә бер төсле бәхетле, бәхетсезләрнең генә бәхетсезлеге төрле-төрле. Шуңа да мин бөтен кешегә бәхет телим. Тәмле, мәхәббәтле бәхет.

Әңгәмәдәш – Гөлнара Җәлилова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится Поделиться: Реклама

  • Баш бит
  • Язмалар
  • Реклама
  • Документлар
  • Фотогалерея
  • Видео

© 2011 – 2022. Шахри Казан. Все права защищены. © ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ. При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА». Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань) № свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2 Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62 Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: shahri-kazan@tatmedia.com Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Политика о персональных данных Антикоррупционная политика Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84 16+ Реклама ТАССР 100 ел

  • ТАССР 100 еллык

Яңалык/Эксклюзив

  • Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
  • Фәрһад Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрыннан китә Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак.
  • Татарстанда әзер торакка сорау 30 процентка арткан 2022 елның июлендә Татарстанда әзер күчемсез милеккә сорау быелның мае белән чагыштырганда 30 процентка арткан.
  • Tatar Radiosi бушлай концерт куячак Tatar Radiosi Татарстан көненә һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәмнәрен ачып җибәрә һәм Казан халкына зур музыкаль бәйрәм — татар эстрадасы йолдызлары катнашында Open Air форматында бушлай концерт бүләк итә.
  • XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е  программага кертелгән
  • “Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект” Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
  • Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
  • Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында “Кыямовлар кыздыра” тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.

Видео Заман Идел, 17 май 2021 – 11:31

Венера Аитова

Журнал тышлыгын бизәгән Венера Аитова (Иванова) май кояшы кебек гел елмаеп кына тора. Аның затлы килеш-килбәте, чыннан да, экранда балкыр өчен яратылган кебек. Бертуктаусыз камиллеккә, белемгә омтылган тележурналист Венераның күңел хасиятен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

фотолар: Венера Аитованың инстаграм бите

АРТЫК ДӨРЕС ТӘРБИЯЛӘДЕЛӘР

Үсмер чакта еш кына, үз вакытымда тумаганмын, дип уйлана идем. Бу укыган китапларыма, артык хыялый булуыма да бәйледер. Әкиятләргә ышандым… Узган гасырда романтизм көчлерәк кебек. Ә егетләрне әйтеп тә тормыйм, ул заман ир-атлары барысы да – рыцарь…

Институтка укырга кергән елларда, әти-әни үз чорым өчен тәрбияләмәгәннәр, дип үртәлдем. Артык дөрес кеше, ышанучан итеп үстергәннәр. Шәһәргә аяк баскач, шушы «йомыркадан» чыгарга туры килде, әлбәттә. Казан тормышка карата «алсу күзлекләр»не тиз салдырды. Ә инде хәзер, әле дә ярый XXI гасырда туганмын, дип шөкер кылам. Һәр нәрсәнең үз уңайлыклары бар: ничек телисең, шулай яшәргә мөмкин. Хатын-кыз хокуклары, безнең өчен тудырылган мөмкинлекләр җитәрлек. Хыялларны тормышка ашыра аласың. Теләсә кем миллионер булырга сәләтле. Без – үзгәртеп кору чоры балалары, туксанынчы еллардагы төрле сәяси үзгәрешләрне үз җилкәбездә татыдык. Интернетсыз, су буйларында үскән буын. Шуңа да карамастан, гаджтларны да өйрәндек. Без шуның белән дә бәхетлерәк… Энекәшем белән яшь аермабызда шактый. Менә ул – бөтенләй башка мохит кешесе.

ГАИЛӘ КОРЫРГА АШЫКМАДЫМ

Авылда булмаган мөмкинлекләрне исә Казанда таптым. Театрларның барлык репертуарын карап бардым. Рәхәтләнеп сәяхәт иттем. Эштә дә гел үсештә булу кирәк иде. 20 яшьлек кызлар күңелендә кияүгә чыгу уе булса да, мин гаилә корырга ашыкмадым. Аллаһыдан вакыт җитеп, никах сәгате суккач кына, яңа тормышка аяк бастым.

Бала көткәндә җиде айга кадәр турыдан туры эфирда эшләдем. Non Stop режимда шактый хезмәт куярга туры килде. Бу һөнәремне яратканга да шулай килеп чыкты инде. Гомумән, нәрсә беләндер мавыгып китсәм, тулысынча шуңа биреләм. Башта уку, аннан төрле курслар, айкидодан башлап испан теле курсларына кадәр йөреп чыктым. Алар барысы да миңа кызыклы иде. Мәгълүмат туплау, чыннан да, мавыктыргыч нәрсә. Декретка чыккач та, көндез йокы килсә дә, йоклый алмый интектем. Берни эшләми йоклап яту килешмидер кебек тоелды. Шулай да бала тугач, андый режимга да күчәргә туры килде. Безнең буын бәласе бу: гомеренең күп өлешен эшләп уздыра, карьера ясый, тырыша, тырмаша, күбрәк акча эшләргә омтыла. Бала үстергәндә, каядыр ашыкмыйча яшисе иде! Мин хәзер балалар психологиясен өйрәнәм. Янында әнисе булмаса, балада төрле тайпылышлар башланырга мөмкин икән. Әгәр дә хәзер эшкә чыксам, тулысынча бирелеп булмаячак, балам да тиешле тәрбиядән мәхрүм калачак. Үрдәк психологиясе шикелле килеп чыгачак инде… Бала карау мизгелләре белән ләззәтләнеп каласым килә.

ЖУРНАЛИСТ – КАДЕРСЕЗ ҺӨНӘР

Реклама

Татар журналистикасына гыйлем, эзләнүчәнлек җитми. Журналистлар алар медицина хезмәткәрләре кебек, гыйлемне гел эстәп торырга кирәк. Федераль каналлар гына түгел, ә чит ил коллегаларының да эш алымнарыннан хәбәрдар булуың зарур. Ә моның өчен, ким дигәндә, телләр белү, трендларны барлау сорала. Медиадөнья нык үзгәрде. Ул журналистиканың төрле өлкәләренә кагыла, телевидениегә дә әкренләп керә бара. Безгә тәнкыйтьтән курыкмаска кирәк. Тәвәккәллек, үз-үзеңә ышану, шулай ук бердәмлек, ихласлык, игътибар һәм кадер җитми. Бер-беребезне ишетә белү җәһәтеннән дә кытлык кичерәбез шикелле. Журналистларның аналитик фикерләве дә саега төште сыман. Каләм әһелләре үз чикләрен үзләре тарайта. Азрак иркенәергә вакыт. Курку хисе профессиональлеккә начар йогынты ясый. Монда мин сәясәт турында фикер йөртмим, уңышсызлыклардан курку турында сүз бара. Журналистларга аудиториянең куәтләве җитенкерәми. Яңа форматтагы ток-шоу, татарча тапшырулар ачыла икән, аларның барысын да хупларга кирәк. Тора-бара ул барыбер сыйфатка ирешәчәк. Журналистларга – flexible, ягъни, үзгәрешләрне җиңелрәк кабул итәргә, күндәмрәк, «сыгылмалырак» булырга кирәк. Югыйсә, татар телендә эшли алырлык каләм әһелләре бөтенләй калмаска мөмкин.

Телевизон журналистларга: «Дөрес сөйләшмисең!» – дип ешрак та бәйләнәләр бит әле. Шуңа күрә, ул башка телдә эшләргә күчәргә дә мөмкин…

Идеяләрем күп, җиң сызганып, зур эшләргә алынырга ниятләп торам. Чөнки үземдә көч тоя алдым. Унбиш елдан артык телевидениедә эшләдем, тәҗрибәм бар. Ә ул трансформацияләнергә тиеш. Алда – зур, файдалы, кызыклы эш көтә. Федераль каналга китмисеңме, дип әйтүчеләр дә бар. Әлегә андый ниятем юк, ә киләчәктәгесен кем белсен?.. Үз-үземә тәнкыйть күзе белән карыйм. Туры эфирда эшли башлагач, нык үзгәрдем. Тел турында яки башка темаларга җитди сөйләшүләр алып барганда, тарихи процесста катнашам кебек тоела иде. Моңарчы зәңгәр экраннарда яңгырамаган темаларны чыгару – бәләкәй революция ясау кебек булды. Бала төшерү темасын яктыртканда геройларның ихласлыгы истә калды. Ихласлык турында сүз кузгаткач, әйтим инде: иң әйбәте – экранда үзең булып калу. Үзеңнән яхшырак булырга тырышырга һич тә кирәк түгел.

ЗАМАНА ЯШЬЛӘРЕ АЙФОН КЕБЕК…

Яшьләр тапшыруларында үскән журналист буларак, чагыштырып әйтә алам: хәзерге яшьләр, чыннан да, бездән яхшырак. Һәр буын айфон кебек камилләшә, яхшыра бара. Һәрберсе үзенчәлекле, акыллы, иҗадирәк, һәрберсе үзенә нәрсә кирәген төгәл белә, үз-үзенә ышана. Замана мөмкинлекләрен күрә һәм файдалана беләләр! Энекәшемнең йөз меңнән артык язылучысы булган үз анимация каналы бар. Ул кечкенәдән кызыксына, музыка яза, рәсем ясый. Кайберләрен үземә куярга телим, ләкин ул рөхсәт итми, табигый рәвештә үссен, ди. Бик үҗәт, үзсүзле, тырыш буын алар. Бер видеосы ике миллионнан артык карау җыйган. Горурланам һәм сокланам! Яшәү мәгънәсе – яшәүдә. Бер туйда олы яшьтәге бабайның теләген һич онытасым юк: «Яшьләр! Гомер уза. Җырлап-биеп, көлеп, тормышка ләззәтләнеп тә, елап, әрләшеп тә… Беренчесе белән узса, яхшырак!» – ди. Чыннан да, тормыштан тәм табып яшәргә, елмаеп гомер итәргә тырышырга кирәк.

ҮЗЕМ БУЛЫП КАЛЫРГА ТЫРЫШАМ

Инстаграм – журналистлар өчен табыш ул. Монда фидбэк тиз бара. Нинди темалар кабул ителә, ниндиләре юк икәнен тиз чамалаталар. Мин әүвәл лайфстайл кебек кенә башлаган идем. Әмма инстаграм зур көчкә әйләнде һәм киң мөмкинлекләр бирде. Үземне супер блогер дип әйтә алмыйм. Тик шуны беләм: ике айга бер фикер дә элмичә, кәефсез генә эшли торган урын булырга тиеш түгел ул. Әлеге мәйдан шулкадәр юмарт, көчеңне сарыф итәсең икән, ул сиңа шундук җимешләрен кайтара. Биредә теләгәнеңә тиз арада ирешергә, хәтта акча эшләргә дә мөмкин! Социаль челтәрләрдә үзем булып калырга тырышам. Анда иң кадерле кешеләрем. Шуңа күрә яхшы әйберләргә генә реклама ясыйм. Инстаграм ул шундый ук медиа киңлек.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Венера Аитова (Иванова) Брежнев шәһәрендә туган. Бигеш урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм КДУның халыкара мультимедиа журналистикасы факультетында белем алган. Ике кызыл диплом иясе. Телевидениедә балалар һәм яшьләр редакциясендә; «Яшьләр тукталышы», «Яшьләр онлайн»; «Таяну ноктасы» тапшыруларын алып барды. Режиссёр буларак – «Аулак өй» һәм бик күп балалар һәм яшьләр проектларында катнашты. Телевидениедән тыш та аны олы сәхнәләрдә еш күрәбез, алып баручы буларак республикакүләм, халыкара проектларны югары дәрәҗәдә алып бара. Кинода да тәҗрибәсе юк түгел. Кияүдә, хәзерге вакытта Гомәр исемле ул үстерә.

Мөршидә Кыямова әзерләде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится Поделиться: Реклама Фотогалерея

  • Арктикага чакыру
  • Үзмәшгульләргә!
  • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
  • Физик затларның керемен декларацияләү
  • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
  • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
  • Наркотиксыз тормыш
  • Тәртип радиосын тыңла
  • 3-НДФЛны – 30 апрельгә кадәр
  • “Китап” радиосын тыңла!
  • Документлар

© 2011 – 2022. © 2015-2019 Сетевое издание Идел-Идель.. Все права защищены. © ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ. При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА». Наименование СМИ: Идел-Идель № свидетельства о регистрации СМИ, дата: СМИ ЭЛ № ФС 77-67919 от 06.12.2016 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций. выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций ФИО главного редактора: руководитель филиала Закирова Гелюся Рауфовна Адрес редакции: 420066, а/я-52, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2 Телефон редакции: (843) 222-05-45 Для сообщений о фактах коррупции: idel-kazan@mail.ru Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Политика о персональных данных Антикоррупционная политика Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84 16+ news_header_bot_970_100 Сәясәт Татар дөньясы Тарих Мәдәният Эстрада Сәхифәләр

  • Җәмгыять
  • Татар дөньясы
  • Тарих
  • Мәдәният
  • Шоу-бизнес
  • Иҗат
  • Сәясәт
  • Дин
  • Фән
  • Авыл
  • Икътисад
  • Сәламәтлек
  • Экология
  • Йорт һәм бакча
  • Социаль челтәр йолдызлары
  • Хәвеф-хәтәр
  • Көн кадагы
  • Юмор
  • Һава торышы һәм ай календаре
  • Сорау-җавап
  • Файдалы мәгълүмат
  • Аш-су
  • Спорт
  • Татар җырлары һәм клиплары
  • Югалту
  • Спорт йолдызлары
  • Фото
  • Видео

420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте

Редакция телефоны

+7 (843) 222-0-999 (1304)

Редакциянең электрон почтасы

infotat@tatar-inform.ru

Язманы тыңлагыз

Социаль челтәр йолдызлары 5 март 2018  18:58

“Таяну ноктасы” тапшыруын алып баручы Венера Иванова”Болгар” радиосына кунакка килде һәм тамашачыларның сорауларына җавап бирде.

news_top_970_100 –> news_right_column_1_240_400 –> news_right_column_2_240_400 –> news_bot_970_100 07:00, 14.05.2017

Топ-10 фотографий татарских исполнителей и актеров из популярного фотосервиса

«Реальное время» подготовило очередную подборку лучших публикаций татарских звезд в «Инстаграме». На этой неделе Венера Ганеева и Фанис Зиганшин участвовали в патриотической акции, Элвин Грей оказался под присмотром врачей, а семья Лейсан Гимаевой и Булата Байрамова начала готовиться к «Казанскому марафону».

Венера Ганеева в строю «Бессмертного полка»

Башка татарстанлылар кебек үк йолдызлар да Җиңү көнен бәйрәм иттеләр — профилләрендә котлаулар яздылар, аяз күк теләделәр, илне коткаруда катнашучы бабаларын искә төшерделәр,

«Үлемсез полк» акциясендә халык артисты Венера Ганеева да катнашты. Ул үзе генә килмәгән, үзе белән туганнан-туган оныклары Роберт белән Кәримне дә алган. Алар һәрберсе кулларына Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының рәсеме төшкән такталар тотып үткән.

Как и все остальные татарстанцы, звезды отмечали День Победы — писали в профилях поздравления, желали мирного неба, вспоминали своих предков, которые внесли свой вклад в спасение страны.

В традиционной акции «Бессмертный полк» приняла участие народная артистка РТ Венера Ганеева. При этом пришла она не одна, а со своими внучатыми племянниками — Робертом и Каримом. Каждый из них прошел с табличкой, на которой были изображены члены их семьи, участвовавшие в Великой Отечественной войне.

Патриот Фанис Зиганшин

Үзенең «Үлемсез полк» та катнашуы турында Г. Камал исемендәге театр артисты Фәнис Җиһанша да сөйләгән.

«Барыбызны да Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәсем килә! Илләрдә иминлек, дөньяларда тынычлыкның никадәр мөхим икәнен, сугыш афәте кичкәннәр генә аңлыйдыр. Гаилә тынычлыгы да Сезне читләп узмасын дусларым», — дип язган Җиһаншин үзенең Муса Җәлил янында төшкән фотосы астына.

О своем участии в акции «Бессмертный полк» рассказал и актер театра им. Г. Камала Фанис Зиганшин.

«Дорогие друзья! Поздравляю всех с Днем Победы! Вторая мировая война задела каждый дом. Наши деды и бабушки, которые все сделали для мира, не жалея жизни, сколько молодых парней и девушек ушли на фронт, защищая страну от фашистов! Сегодня мы живем в мире благодаря только усилиям наших дедов и бабушек!» — написал Зиганшин под фото, где он запечатлен в военной форме рядом с памятником поэту Мусе Джалилю.

Традиция в семье Венеры Ивановой

Алып баручы Венера Иванова үзенең гаиләсендәге матур традиция турында сөйләп үткән — алар һәр елны Җиңү көнендә үзләренең бабаларын бәйрәм белән котларга кайта торган булганнар. Хәзер бабалары вафат булса да алар барыбер ел саен авылга кайталар икән.

«Шыксыз, яңгырлы көнне дә кайтып, күрше-туганнар белән күрешеп, күңел өчен тагын билгеле бер вакытка җитәрлек энергия, дәрт алып киләм менә», — ди ул.

Телеведущая Венера Иванова рассказала своим подписчикам, что традицией в ее семье является навещать деда в День Победы. Правда, сейчас деда Ивановой уже нет в живых, тем не менее их семья каждый год приезжает на его могилу в деревню. «Приезжая даже в дождливую, ненастную погоду, общаясь с родственниками и соседями, получаю заряд энергии», — пишет ведущая.

Лейсан Гимаева готовится к «Казанскому марафону»

Ә менә җырчы Ләйсән Гыймаева белән алып баручы Булат Бәйрәмов гаиләсе «Казан марафонына» әзерәләнә — алар 21 майда үтәчәк йөгерүдә катнашырга җыеналар. Гыймаеваның профилендәге видеода йолдызлы пар Горький исемендәге паркта йөгерә һәм башка төрле күнегүләр ясый.

«Иң мөһиме — йөгергән вакытта бернигә дә карамастан сөйләшмәскә», — дип йөгерә-йөгерә шаяра Булат Бәйрәмов.

А вот семья певицы Лейсан Гимаевой и ведущего Булата Байрамова полным ходом готовится к «Казанскому марафону» — они обещают участвовать в забеге, который пройдет 21 мая. На видео в профиле Гимаевой звездная чета бежит по парку Горького и делает упражнения на растяжку. На артистах надеты футболки с надписью «Казанский марафон».

«Самое главное правило — ни в коем случае не разговаривать во время бега», — делится секретом успеха Байрамов прямо на бегу.

Почему Элвин Грей оказался под капельницей

Элвин Грейның җанатарларына яраткан башкаручылары өчен дулкынланырга туры килгән: ул үзенең капельница астында яткан фотосын бастырган. Артист әйтүенчә, соңгы концерт аның өчен авырлык белән үткән. Хәзер Радик Юльякшин табиблар карамагы астында кала, аңа хәтта «Самый шулай турны» туктатып торырга һәм берничә концертны күчерергә туры килгән. Шуңа да карамастан җырчы елмаерга һәм күтәренке кәефле булып калырга тырыша.

Поволноваться за любимого исполнителя пришлось поклонникам Элвина Грея: он опубликовал фото, где лежит под капельницей. Артист признался, что последний концерт дался ему с большим трудом. Теперь Радик Юльякшин находится под пристальным наблюдением медиков, ему даже пришлось приостановить «Самый шулай тур» и перенести несколько концертов. Тем не менее певец не унывает и, несмотря на проблемы со здоровьем, старается улыбаться и оставаться бодрым.

Секреты рыбалки от Филюса Кагирова

Филүс Каһиров үзенең инстграмында балык тоту серләре белән бүлешкән: Әстерханда булган вакытта ул мондагы бер балык тотучыны видеога төшергән. Дөрес, бу бабай балыкны әкияттәгечә җәтмә белән түгел, ә экран ярдәмендә тоткан. Әйтергә кирәк, судан бәләкәй балык чыгаручы сүзсез балыкчы янында тагын бер йолдызны — җырчы Раяз Фасыйховны да күрергә була.

Небольшой видеоликбез у себя в «Инстаграме» опубликовал певец Филюс Кагиров: во время поездки в Астрахань он запечатлел, как местный житель ловит рыбу. Правда, старик ловил ее не неводом, как в известной сказке, а с помощью так называемого экрана. К слову, рядом с невозмутимым рыболовом, который ловко вытаскивает из воды небольшую добычу, можно заметить еще одного звездного оператора — певца Раяза Фасихова.

Семейный дуэт Зиннуровых

Җырчы һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуров һәм аның кызы Зәлия җырлаган «Мин яратмыйм» композициясе Инстаграмда 18 меңгә якын кеше тыңлаган. Видеода Зиннуровлар үзләренең ялганны яратмаулары һәм киресенчә намуслы кешеләрне яратулары турында җырлыйлар. Бу постны Зиннуров авторитет хэштегы белән бастырган — гадәттә ул кызын шулай атый.

Почти 18 тыс. просмотров набрала видеонарезка, где певец и ведущий Зульфат Зиннуров исполняет песню «Мин яратмыймм» («Я не люблю») вместе со своей дочерью Залией. Суть композиции сводится к тому, что семья Зиннуровых не любит фальши и ненастоящих друзей. Этот пост Зульфат Зиннуров по традиции выложил с хештегом «авторитет» — именно так артист называет свою дочь.

Деревенские угощения для Дили Нигматуллиной

Җырчы Дилә Нигмәтулллина мичтә пешкән коймаклар белән сыйланган. Аның сүзләренчә, авылга кайткан саен тәмле мич коймагы пешерү инде традицияга әйләнгән.

Блинами из печки лакомилась певица Диля Нигматуллина. Под фото с ароматной выпечкой Нигматуллина призналась, что выпекание блинов в печи стало доброй традицией, которую она выполняет при каждой поездке в деревню.

Рядом с Олешко и Миннихановым

К. Тинчурин исемендәге театр артисткасы һәм җырчы Зөлфия Вәлиева «Ел иганәчесе — 2016» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашкан. Бу кичәдә аның белән бер сәхнәдә алып баручы Александр Олешко эшләгән. «Яхшы партнерлык өчен рәхмәт», — дип язган фото астына Вәлиева. Сүрәттә аның янында тагын бер атаклы ир кешене күрергә мөмкин — сүз Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны күрергә була.

В церемонии награждения победителей конкурса «Благотворитель года — 2016» приняла участие артистка театра им. К. Тинчурина и певица Зульфия Валеева. Ее коллегой на сцене в этот вечер стал Александр Олешко. «Спасибо за прекрасное партнерство», — подписала фото Валеева. Кроме того, на снимке артистка оказалась сразу с двумя импозантными мужчинами — кроме Олешко рядом с ней запечатлен президент РТ Рустам Минниханов.

С днем рождения, Гузель!

Г. Камал исемендәге театр артисткасы Гүзәл Сибгәтуллина (Минакова) үзенең 30 нчы туган көнен билгеләп үткән. Исегезгә төшерик, Сибгәтуллина шулай ук Гадел Кутуйның романы буенча төшерелгән «Тапшырыламаган хатлар» фильмында Галия ролен башкаручы буларак та билгеле. Бәйрәмен артитска «Татарская усадьба» комплексында гаиләсе һәм якыннары белән үткәрә. Фотоларда ул шәмнәрне сүндерә, чәчәкләр, шарлар һәм котлаулар ала.

Свой 30-й день рождения отметила актриса театра имени Камала Гузель Сибгатуллина (Минакова). Напомним, что Сибгатуллина известна в том числе и как исполнительница роли Галии в экранизации романа Аделя Кутуя «Неотосланные письма». Праздник артистка отмечала в комплексе «Татарская усадьба» в окружении семьи и близких. На серии фотографий актриса задувает свечи, получает цветы, шары и поздравления.

Вот что значит правильно составленное резюме! Эта девушка разместила очень оригинальное резюме и за несколько дней получила более 150 предложений о работе. Она успела сходить на 20 собеседований и  уже устроилась на работу, но приглашения на работу до сих пор продолжают ей поступать! Приводим полный текст оригинального резюме:

image

«Привет, я Алиса и я ищу новую работу.

Я могу быть вашей правой рукой, левой рукой, ногами, глазами и парой новых извилин мозга.

Легко нахожу общий язык с самыми разными людьми. Меня любят дети, пенсионеры, хипстеры, творческая молодежь, мамочки в декрете, суровые мужики в костюмах, геи, лесбиянки и гетеро и бисексуалы.

Готова делать все и даже больше, если буду знать, что это принесет реальную пользу компании или человеку, на которого я работаю. Ну и конечно, что мой труд будет оценен по достоинству.

Я не пойду с вами прятать труп, но быстро «нагуглю» 12 самых эффективных способов утилизации тела в условиях города. А также 5 контор, которые сделают это за Вас.

Быстро обучаюсь, приспосабливаюсь, легка на подъем, вынослива, хорошо анализирую ситуацию.

Переняв мудрость еврейских женщин, завела себе блокнотик с полезными контактами и советами на все случаи жизни. Я помогу с поиском ветеринара для вашего тарантула Гоши, или свежей клубники в феврале для беременной жены двоюродной подруги важного клиента.

Мои восточные корни позволяют мне вовремя заткнуть рот и с чувством произнести «Yes, master», когда шеф не в духе.

При необходимости превращаюсь в Госпожу Абасову. Только четкие ТЗ, сроки, уважение к чужому труду и хладнокровие.

Есть опыт в оптовых и розничных продажах, работы бухгалтером, копирайтером, контент-менеджером, и даже няней.

У меня был свой интернет-магазин. Знаю как устроена контекстная реклама, алгоритм продвижения в соц. сетях, и немного о верстке;)

Знание 1c, Photoshop, Word, Excel, google-документов.

Умею эффективно организовывать день. Не люблю тратить время зря.

Уровень английского: свободно понимаю иностранцев, они понимают меня.

Биографическое:

  • Родилась и выросла в Киеве. Знаю самые уютные уголки города, где спрятаться от толпы, что показать приезжим, где вкусно поесть и душевно выпить.
  • 25 лет. Молода и полна сил.
  • Есть сын, 6 лет. Это как раз тот возраст, когда он спокойно остается с нянями и бабушками, редко болеет и мне не приходится переживать о его выпускных экзаменах и неудачной женитьбе.

Экстрабонусы:

  • Умею ездить верхом.
  • Талант выбирать ништяки.
  • Хорошо пишу. Потому о том, какая у меня офи..енная новая работа будет приятно читать.
  • Знаю 4 слова по-французски и 2 по-немецки (не считая цифр).
  • Фотографирую кирпич так, что люди путают его с куском мяса и тирамису.

За перепост спасибо и обнимашки при встрече

Автор: Алиса Абасова

Оцените статью
Рейтинг автора
4,8
Материал подготовил
Егор Новиков
Наш эксперт
Написано статей
127
А как считаете Вы?
Напишите в комментариях, что вы думаете – согласны
ли со статьей или есть что добавить?
Добавить комментарий