биография Туфана Миннуллина на татарском языке с переводом

image

Миннуллин Туфан Абдуллович известный татарский и российский драматург, прозаик, публицист, заслуженный деятель искусств Татарской АССР, почётный гражданин города Казань родился 25 августа 1935 года в деревне Большое Мереткозино (ныне Камско-Устьинского района Татарстана).

В 1952 году окончил среднюю школу.

1956—1961 годы — учёба в Театральном училище имени М. С. Щепкина в Москве.

В 1961—1964 годах работал актёром в Мензелинском академическом театре, одновременно продолжал заниматься драматургией.

В 1964—1967 — работал редактором на Казанской телестудии, одновременно выполняя обязанности литсотрудника в журнале «Чаян» (Скорпион).

С 1968 года профессионально занимался литературной деятельностью.

1975—1977 годы — учёба на Высших литературных курсах в Москве.

1984—1989 годы — председатель правления СП ТАССР.

Народный депутат СССР (1989—1991), член ВС СССР.

Умер 2 мая 2012 года в Казани в РКБ от сердечного приступа. Похоронен на Ново-Татарском кладбище Казани.

Супруга — актриса Театра им. Г.Камала Нажиба Ихсанова , дочь — Альфия Миннуллина — журналист.

Творчество:

Самые известные пьесы: «Старик из деревни Альдермеш»(«Әлдермештән Әлмәндәр») , «Люди нашего села» (пост. 1961), «Судьбы, избранные нами» (1972); «Мы уходим, вы остаетесь» (1986); «Прощайте» («Хушыгыз») (1993); историческая драма о сподвижнике Емельяна Пугачёва Бахтияре Канкаеве «Бахтияр Канкаев» (1974); комедии «Четыре жениха для Диляфруз», «Ильгизар + Вера», «Душа моя» и т. д.; драмы «Без луны звезда нам светит» («Ай булмаса йолдыз бар»), «Колыбельная» («Әниләр һәм бәбиләр»).

Звания и награды:

Җәмгыять автор, 4 май 2012 – 06:13

Татар халкы, республика җәмәгатьчелеге чиксез зур югалту кичерә. 2012 елның 2 маенда 77 нче яшендә Татарстанның халык язучысы, мәшһүр драматург, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Габдулла улы Миңнуллин кинәт вафат булды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится Поделиться: Реклама

  • Баш бит
  • Язмалар
  • Реклама
  • Документлар
  • Фотогалерея
  • Видео

© 2011 – 2022. Шахри Казан. Все права защищены. © ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ. При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА». Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань) № свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2 Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62 Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: shahri-kazan@tatmedia.com Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Политика о персональных данных Антикоррупционная политика Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84 16+

Миңнуллин Туфан Абдулла улы – күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче.

Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында туган.

1952 елда урта мәктәпне тәмамлый.  Туган ягында хисапчы, бухгалтер булып эшли, чирәм җирләрдә эшләп кайта. 1956-1961 елларда Туфан Миңнуллин Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Әдәби иҗат белән чынлап торып шөгыльләнә башлавы да Мәскәүдә укыган елларга туры килә.

Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта.

Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә.

Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый. 1962 елны «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе — Минзәлә драма театрында, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела.

1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында — «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан республика Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куела. Шул вакытларда Туфан Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.

Т.Миңнуллин — 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Туфан Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрында («Әлдермештән Әлмәндәр») зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан исемендәге Мари дәүләт, Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький, Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе Дагыстанда С.Стальский исемендәге Лезгин һәм Ә.Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде.

Туфан Миңнуллин — 1990 еллардагы милли хәрәкәт активисты. Татарстан суверенитетын, татар теленең дәүләт статусын яулап алуда аның өлеше зур.

Җәмәгать эшлеклесе буларак, Туфан Миңнуллин 1984-1989 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкли, 1997-2008 елларда ул Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге рәисе вазифаларын башкара. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Татар гаиләсе” бөтенроссия иҗтимагый фондының беренче президенты булды һәм вафатына кадәр шунда эшләде.

1984 елда беренче тапкыр Татарстан АССР Югары Советына сайлана (1984-1989). 1989-1991 елларда элеккеге СССР Югары Советының Татарстаннан сайланган депутаты булып эшли.Туфан Миңнуллин беренче (1995-1999), икенче (1999-2004), өченче (2004-2009) һәм дүртенче (2009-2014) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайланды.

Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы, «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы булып торган иде.

Туфан Миңнуллин депутатлар арасында иң өлкән яшьтә булу сәбәпле берничә чакырылышның беренче утырышларын татар телендә ачып җибәрә иде. Депутат буларак ул һәрвакыт татар теле, мәдәнияте,милләте язмышы турында чыгышлар ясый иде, татар халкын дәүләт дәрәҗәсендә яклый иде.

Туфан Миңнуллинга 1974 елда «Үзебез сайлаган язмыш» пьесасы өчен яшьләрнең Муса Җәлил исемендәге премия, 1979 елда — Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе («Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы өчен), шулай ук 1979 елда — «Ай булмаса, йолдыз бар» исемле мелодрамасы өчен Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе тапшырыла. 1984 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 2005 елда Татарстан Республикасы халык язучысы исеме бирелә.

Туфан Миңнуллин Татарстан һәм Русия атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның шәрәфле гражданины булды.

Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казанда вафат булды.

Т.Миннуллин 2014-11-29 Реклама ТАССР 100 ел

  • ТАССР 100 еллык

Яңалык/Эксклюзив

  • Татарстанда әзер торакка сорау 30 процентка арткан 2022 елның июлендә Татарстанда әзер күчемсез милеккә сорау быелның мае белән чагыштырганда 30 процентка арткан.
  • Tatar Radiosi бушлай концерт куячак Tatar Radiosi Татарстан көненә һәм Казан шәһәре көненә багышланган бәйрәмнәрен ачып җибәрә һәм Казан халкына зур музыкаль бәйрәм — татар эстрадасы йолдызлары катнашында Open Air форматында бушлай концерт бүләк итә.
  • Хәрәкәттә – бәрәкәт»: балалар өчен – «ШАЯН Тиззарядка» Биредә «ШАЯН ТВ» алып баручыларыннан саф һавада кызыклы күнегүләр, флешмоблар, каналның төп геройлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү, «ШАЯН ТВ»дан истәлекле бүләкләр, җанлы аралашу көтә.
  • Татарстанда бәяләр үсү темпы кимегән Июль аенда Татарстанда инфляция акрынаеп, 15,23 процентка калган (июньдә 16,20% булган). Идел буе федераль округындагыга (15,54%) караганда кимрәк һәм тулаем Россия буенча (15,10%) зуррак күрсәткеч бу.
  • XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е  программага кертелгән
  • “Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект” Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
  • Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
  • Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында “Кыямовлар кыздыра” тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.

Видео Мәдәният Идел, 25 август 2020 – 08:59

Әй, узган гомерләр!.. Туфан Миңнуллинның миңа хатлар яза башлавына да 40 ел үткән. Үзе бер кеше гомере…

Узган гасырның 60-70 нче елларында без Туфан белән татар әдәбиятында үз урыныбызны табарга, үз оябызны корырга тотынган яшь язучылар идек.

Туфан Миңнуллин

«Федотовка бүресенә сәлам» дип башланган хатны ул минем туган авылыма адреслаган. Эш шунда ки, мин авылдан 1962 елны ук чыгып китсәм дә һаман аңа тартылдым, аны сагындым. Һәм, ниһаять, инде шигырьләрем «Казан утлары» кебек олпат журналда һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китаплар булып басыла башлагач, авыл тормышы турында зуррак бер цикл язарга дип бер елга авылга кайтып киттем. Анда мин «Авыл дәфтәреннән» дигән шигырьләр шәлкеме яздым, ул «Казан утлары»нда басылып чыкты. Бу циклны аеруча яратучы кеше – үзе дә гомере буе авыл турында шәп шигырьләр иҗат иткән өлкән шагыйребез Сибгат Хәким булды.

Ул анда миңа «Конверт» исемле шигырь дә җибәрүен яза, ләкин хатта ул шигырь юк иде. Хатта ул мине 23 январьда Казанга кайтуымны сорый. Мөгаен, аның бу көнне берәр театрда премьерасы булгандыр.

1975 елның 6 ноябрендәге икенче хатын ул Мәскәүдән Казанга язган. Бу елны алар шагыйрь Зөлфәт белән СССР Язучылар Союзының Әдәбият институты каршында эшләп килүче икееллык Югары әдәби курсларда (ВЛК) укыйлар иде.

Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров һәм Гәрәй Рәхим. 90 нчы еллар 

1977 елның 11 февралендә Мәскәүдән Казанга язган хатында аның «Әлдермештән Әлмәндәр» дигән әсәре турында сүз бара. Казанда чакта ул миңа бу әсәрнең яңа гына язылып беткән нөсхәсен укыган иде. Миңа әсәр бик ошады һәм мин аны ниндидер драматургик нигезләүләр белән Туфанның үзенә шәрехләп маташтым. Аннары бу фикерләремне хатка язып, аңа Мәскәүгә юлладым. Аның минем турыда «фәнни мактау», «сиңа драматургия фәннәре докторы дигән исем чәпәп куярга ярый» дип шаяртуы әнә шул сөйләшү һәм хатка ишарә.

Туфанның бу хаты килгәндә мин бик озак Биектау районының урман эчендәге «Каменка» дигән шифаханәсендә бик әшәке үпкә авыруын дәвалап яттым. Бер ел буе диярлек мин үпкәдән кан килеп азапландым. Табиблар аны туктата алмадылар һәм миңа Кырымдагы атаклы Алупка каласындагы шахтерлар санаториена юллама бирделәр. Ике мәртәбә Советлар Союзы Герое, атаклы очучы Әмәтхан Солтанның туган җире бу. Анда батыр очучының бюсты куелган. Мин Алупкага килгән язучылар белән ул һәйкәлгә чәчәкләр куюны оештыра идем.

Әмма бу санаторийда да минем үпкәдән кан килүне туктата алмадылар. Кырымның башкаласы Ялта шәһәре читендә әле революциягә кадәр үк атаклы рус язучысы, үзе дә үпкә авырулы Антон Павлович Чехов үпкә чирләреннән дәвалаучы санаторий төзи. Монда инде үпкә хирургиясе буенча да белгечләр эшли. Мине шул Чехов исемендәге санаторий хирургларына күрсәттеләр һәм яшь кенә бер грек табибы миңа операция ясап, үпкәнең кан килә торган урынын кисеп ташларга тәкъдим итте. Инде ике еллап кан төкерү белән газаплангач, миңа риза булмыйча мөмкин түгел иде.

Операция бик уңышлы чыкты һәм, Аллага шөкер, мин бу авырудан бөтенләй котылдым.

Операциядән соң яңадан Алупкага, шахтерлар санаториена кайттым һәм анда «Саргаймагыз, каштаннар» дигән икенче повестемны яздым.

Татарстан Язучылар берлегендә миңа катлаулы операция ясалганны белгәннәр һәм, рухи ярдәм йөзеннән, мин яткан санаторийга каләмдәшләрем Равил Фәйзуллин һәм Рөстәм Мингалимовны командировкага җибәргәннәр. Рәхмәт Язучылар союзына, рәхмәт Равил белән Рөстәмгә – аларның махсус минем янга килүләре күңелне һәм иҗади дәртемне бермә-бер күтәреп җибәрде.

Туфан Миңнуллин хатларында Алупка шәһәрен, шагыйрьләр Равил Фәйзуллин һәм Рөстәм Мингалимовны әнә шул вакыйгаларга нигезләнеп искә ала.

Мин монда Туфан хатларындагы гаять халыкчан, хәтта авылча татар теленә, Туфанның тышкы яктан гади, эчке яктан тирән юморына, авыл кешесенә хас фәлсәфилегенә, гаять эчкерсез һәм ялгансыз булуына, мине якын дусты итеп күрүенә чиксез соклануымны һәм горурлануымны әйтеп китәсем килә. «Күп мәсьәләләрдә безнең фикеребез уртак», – ди бит ул бер хатында.

Әнә шул хисләр мине Туфан хатларын әдәбият сөючеләргә тәкъдим итәргә этәрде.

Гәрәй Рәхим

Нигә язасың соң алайса, дисеңме? Тәк кенә. Эш юктан. Дөресрәге, бүтән рәтле эшкә ярамаганлыктан. Ике көн инде түшәк өстендә ятам – борыннан, күзләрдән ага. Кызганучы кеше юк. Беренче көнне өмет белән яттым: хәзер, мин әйтәм, звонок бирерләр, унлап-егермеләп өелешеп керерләр дә, нишләп ятасың инде, синнән башка дөнья әйләнми, дип әйтерләр төсле тоелган иде. Тот капчыгың, дөнья әйләнә икән ич. Миннән башка да… синнән башка да. Менә шунда сине дә үз хәлемдә күреп, кызганып куйдым. Кар-буран, ята инде бу, мин әйтәм: «Кайт! Сагындык!» – дип әйтүләрен көтеп. Тот капчыгың, дөнья әйләнә. Кем белә, бәлки кызгануым урынсыздыр, дөньяны син берүзең әйләндереп ятасыңдыр. Әгәр алай булса, ошбу хатны алмадым, дип уйла. Мин язмадым, дип әйтә алмыйм – конверт сатып алган биш тиенне кайсы статья буенча списать итим? Яңалыклар әйтә хәзер, дип өметләнмә, юк, яңалыклар, булса да әйтмәс идем. Чөнки һәр бәләкәй генә яңалык та тансык – берәүгә дә әйтмичә үзең генә кадерен беләсе, кочаклап ятасы килә. Искене яңалык дип кабул итеп, ахмакларча куанырга гына кала. Күрәсең, авыру кешенең фантазия­се дә чирле, зәгыйфь.

Син анда шедеврлар гына иҗат итеп ятасыңдыр инде. Кайткач, түш киереп мактанып йөрерсең инде. Җенем сөйми мактанчыкларны. Ничава, кайт әле, кем икәнлегеңне күрсәтербез. Сезнең авыл урманында агачлар булса, безнең авыл урамында да күсәкләр бетмәгән.

Минем хәлләрне беләсең килеп, эчең яна инде синең, әйеме? Ха-ха! Тагын бер тапкыр ха-ха. Әйтмим. Бик беләсең килсә, 23ендә Казанга кайт. Акчаң булмаса, сорап яз, хәерче, миндә дә юк, дип телеграмма сугармын. Кайтсаң, кыстыра кайт, безгә өметләнмә, бер грамм юк.

Шигырь:

Уф, Алла! Үлсәм үләм, иртәгә эшкә барам. Тилерүем шушыдыр, тик торганнан ике бит нәрсә язып ташладым. Ә миңа ярамый, беләсеңме, ярамый! Авыру мин, чирле. Мин урын өстендә генә ятарга тиеш. Рәхмәт инде, әле дә син бар икән. Юкса, хат язарлык та кеше калмаган. Жутко. Биш тиен түләп алган конвертыңның кирәк булмавы да ихтимал икән ләбаса. Яз! Сиңа шигырь бу!

Бәлки мине аздырып, төнге сәгать өчләр җиткәнче карта уйнатуың өчендер. Бәлки… Кем белә. Ни генә булса да, ямьсез сабакы, бу хатның кадерен бел, бер генә адәмнең дә төн утырып сиңа хат язганы булмагандыр. Иң кызыгы шунда – язар сүзем юк. Сине эт итеп сүгеп бәхәсләшер идем. Күп мәсьәләләрдә безнең фикерләребез уртак. Шатлыкларымны сөйләр идем, авыз тутырып сөйләрлек шатлыкларым юк, Аллага шөкер. Хәсрәт-кайгыларымны искә төшерәсем дә килми. Яңалыклар? Юк. Утырам, тартам, укыйм, ятам. Мәскәү урталарында. Ямансу. Кичә бер ярты (исереп китә күрмә) алып кайткан идем, эчешергә кеше таба алмадым. Башланмаган килеш тора. Шул уңай белән әллә берәр шигырь язып ташларга? Сабыр ит, сигарет кабызып коридорга чыгам (бүлмәдә тартмыйм), шунда оештырып керермен. (Вакыт әрәм китә китүен, черт с ним.) Булды. Ритм аксый бугай аксавын, редак­ция­ләргә вакытым юк. Эт сигәнче шундый шигырь язгач, ярамаган тагы. Үзегез нихәлләрдә яшисез? Тавыгыгыз, чебешегез өерелеп эчәсезме? Алкоголики несчастные, миннән качып… Тфү, ачуны чыгардыгыз, хатны да язып бетерәсе килми. Әйбәт булды әле, барыбер язарлык сүзем юк иде. Бәйрәм белән котламаган да димә. Бу хат барып җиткәндә бәйрәм узган була. Ярый, күңелегез булсын, узган бәйрәм белән котлыйм. Әгәр инде бик әрсезләнеп: «Мәскәүгә барып чыксам, теге яртыны эчеп китәм», дисәң, мә, матьти ети, ал адресны. 127254. Москва, И-254, ул. Добролюбова, д. 9/11, ком.212.

Менә Мәскәүгә килеп яши башладык. Ике көн лекцияләр тыңладык. Белем арта. Элек начар язучы идек, уртакул язучыга әйләндек. Тагын икееллык курс үтсәк, бәлки, яхшы булырбыз. Кызганыч, бу курсларны моннан унбиш еллар элек үтмәгәнмен, язам, дип кулга каләм алмаган булыр идем, бухгалтер булып тыныч кына көн күргән булыр идем. Укыган саен юк эш белән шөгыльләнгәнем ачыклана бара. Ә син мактыйсың.

Авыр көннәр, кичерәм: язмыйча да мөмкин түгел, язарга да оят (кыланмыйча әйтәм). Бүген Толстой һәм аның философиясе турында сөйләделәр. Язучының философиясе! Кайда ул безнең философия? Стенография.

Авыр көннәр дигәч тә зарлана, дип уйлама. Зарланмыйм. Укыганлыгымны күрсәтер өчен генә язам. Менә син курс­та укымагач, мондый нечкәлекләрне белмисең, аңламыйсың. Сиңа рәхәт. Матур кызлар күрсәң: «Чукынган кыз бигрәк матур», дисең. Без «Сөбханалла», – дип гарәпчә сокланабыз.

Казанда яңалыклар күрмәдем, искелек шул элеккечә. Ел йомгакларына калмадым. Әллә нигә каласым килмәде. Каласым килмәгәнгә әллә үзем, әллә ел йомгаклары гаепле – тәгаен өзеп әйтә алмыйм. Атта да бардыр, тәртәдә дә бардыр. Һаман бер үк сүзне күпме тыңлап була да, күпме сөйләп була. Минем бер пьесада әйтелгәнчә: «Үләргә хөкем ителгән кешенең сукыр эчәгесен кисеп маташабыз». 150 кеше язганны бер М. Мусин сызып ташларлык булгач, нинди әдәбият ди инде ул.

Карале, ни булды миңа? Зарланмыйм, дип җөмләмне көлеп башлыйм да сүгенеп, нокта куям икән ич. Бүлмәм салкын, әллә шул тәэсир итә микән? Шулдыр, каһәр төшкересе. Көздән тәрәзәләрне карамасаң, шулай була икән. Зөлфәтнең әле килеп җиткәне юк.

Планнар: бүлмә җылына башлагач, нәрсә дә булса язуымны дәвам итәргә туры килер. Яки повесть, яки пьеса. Казанда яңа пьеса башлаган идем. «Ай булмаса, йолдыз бар» дип исем кушкан идем.

Менә шул. Апрель башларына кайтасыңмыни? Кайт инде әйдә. Бүлмә зур. Йокларсың. Йоклаганны йоклатыш замана.

Тфү! Тагын ни язып куйдым.

Ярый, дус. Давай, исән-сау бул. Безгә шунысы бик кирәк.

Күрдеңме? Уфада куелган «Үзебез сайлаган язмыш»ка җыр тексты кирәк, диделәр дә эт сигәнче язып бирдем. Ә менә монысын бик озак уйланып яздым, шуңа күрә гениально булып чыкты. Менә шулай була ул шигырь, агай-эне. Тик, зинһар, син минем шигыремә җавап итеп пьеса язып җибәрә күрмә. Мин сине кызганмасам да, син мине кызган. Яныңа Равил белән Рөстәм бармакчы имеш, дип ишеткән идем, килделәрме? Туйганчы ләкәтә саткансыздыр инде. Без, үзең әйтмешли, дачада гайбәт сатышырбыз инде. Давай, шуның белән хатка нокта куйыйм. Бер син генә түгел дөньяда, хатынга да хат язасым бар.

Автор: Гәрәй Рәхим

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз

Нравится Поделиться: Реклама Фотогалерея

  • Арктикага чакыру
  • Үзмәшгульләргә!
  • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
  • Физик затларның керемен декларацияләү
  • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
  • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
  • Наркотиксыз тормыш
  • Тәртип радиосын тыңла
  • 3-НДФЛны – 30 апрельгә кадәр
  • “Китап” радиосын тыңла!
  • Документлар

© 2011 – 2022. © 2015-2019 Сетевое издание Идел-Идель.. Все права защищены. © ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ. При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА». Наименование СМИ: Идел-Идель № свидетельства о регистрации СМИ, дата: СМИ ЭЛ № ФС 77-67919 от 06.12.2016 выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций. выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций ФИО главного редактора: руководитель филиала Закирова Гелюся Рауфовна Адрес редакции: 420066, а/я-52, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2 Телефон редакции: (843) 222-05-45 Для сообщений о фактах коррупции: idel-kazan@mail.ru Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА» Политика о персональных данных Антикоррупционная политика Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84 16+ image image image image image image image image Включить эффекты 1 из 14 Отключить эффекты

Комментарии

Добавить свой комментарий

Аннотация к презентации

Презентация на тему “”Туфан Миңнуллин – татар халкының сөекле улы”исемле презентация” по литературе. Состоит из 14 слайдов. Размер файла 2.87 Мб. Каталог презентаций в формате powerpoint. Можно бесплатно скачать материал к себе на компьютер или смотреть его онлайн с анимацией.

  • Формат pptx (powerpoint)
  • Количество слайдов 14
  • Слова
  • Конспект Отсутствует

Содержание

  • Слайд 1

    Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе

    ТуфанМиңнуллин – татар халкының сөекле язучысы Башкарды: Тукай муниципаль районы Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сәгыйтова Алсу Сәдит кызы Фәнни җитәкче: татар теле, әдәбияты укытучысы Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы 2014

  • Слайд 2

    Эчтәлек

    Кереш “Аны милләт дистә еллар буе сагыначак әле” (В.И.) Төп өлеш 1. Т.Миңнуллин беренче әсәрләре белән үк замандашының юлдашына әверелә 2. Әдипнең иҗат активлыгы елдан-ел арта 3. Иң элек кыска хикәяләре белән таныла ул 4. Т.Миңнуллин әдәби иҗатта тиз арада үз урынын таба 5. “Әниләр һәм бәбиләр” – ана булу бәхетен чагылдыручы әсәр 6. “Әлдермештән Әлмәндәр” – иң уңышлы әсәрләренең берсе Йомгаклау “Әйтерсең ул үз халкы белән һәрдаим янәшә булырга тели ” (Р.В.)

  • Слайд 3

    “…Их, Туфан абый шулай көтмәгәндә китеп барыр дип кем уйлаган!? Дәүләт Советында Туфан абый белән янәшә куярдай кыю депутат юк. Татар театрына Туфан абый кебек гашыйк иттерердәй сәхнә остасы, каләм остасы күренми. Барча татар халкының һәм татар әдәбиятының яклаучысы һәм вөҗдан мөнбәре булган кыя-маягы юкка чыкты сыман… Туфан абый җитми безгә, бөек Туфан җитми. Аны милләт дистә еллар буе сагыначак әле.” Вахит Имамов

  • Слайд 4

    Язучылар укучы һәм тамашачы аңына төрлечә үтеп керә. Берәүләр өчен бу дистә еллар белән исәпләнә. Икенчеләре исә беренче әсәрләре белән үк замандашының кирәкле юлдашына әверелә. Туфан Миңнуллин белән нәкъшулайбулды. “Миләүшәнең туган көне”, “Нигез ташлары”, “Бәхетле кияү” пьесаларынтамашачыларҗылы каршылады, татар әдәбиятында үзенчәлекле драматург тууын таныды.

  • Слайд 5

    Беренче әсәрләрендә үк Туфан Миңнуллин персонажларынтабигыйитепсурәтләде. Сәхнәгә яраклы материалны тормышның төрле өлкәсеннән тапты, яңадан-яңа фикерләр күтәрде. Чынбарлыкны сурәтләүдә күпьяклыхарактерлариҗат итте.

  • Слайд 6

    Туфан Миңнуллин, елдан-ел иҗат активлыгын арттыра барып, 60 лап пьеса, 20 ләп кыска күләмле сәхнә әсәре һәм повесть, күпсанлы хикәяләр һәм юморескалар, публицистик әсәрләр һәм мәкаләләр яза, әдәбият һәм сәнгать турындачыгышясый.

  • Слайд 7

    “Кем нәрсә эзли – шуны таба. Туфан Миңнуллин кеше күңеленнән, тормыштан яхшылык эзләп, матурлык эзләп яши; тапса – сөенә, тапмаса – бөтен җаны-тәне белән борчыла. Шуңа күрә аның әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, бу дөньяда изге эшләр эшлисе, онытылып яратасы һәм яшисе килә башлый,” – дип яза Разил Вәлиев “Уйлый торган йөрәк” исемле мәкаләсендә. Әйе, Туфан Миңнуллин – татар халкының сөекле язучысы, танылган шәхесе. Күренекле драматург булса да, иң элек кыска хикәяләре белән таныла ул. Иркен холыклы, изге җанлы авыл кешеләрен яратып, олылап, чеметеп тә тасвирлый әдип. Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Минемчә, аның әсәрләренең сере, тылсымлы көче кешеләрне, табигатьне, тормышны ярата һәм гаделлекне, изгелекне, яхшылыкны яклый белүендә.

  • Слайд 8

    “Туфан Миңнуллинның табигый сәләте, тынгысыз характеры, әдәбиятны яратуы, тормышны яхшы белүе, һәр кеше язмышын үзенеке итеп кабул итүе тиз арада әдәби иҗатта үз урынын табуга китерә,” – дип яза Ә. Н.-Зиннәтуллина. “Нигез ташлары” пьесасына игътибар итик. Комедиядә ата-бала мөнәсәбәтләренең үзгәрә башлавы, балаларның үз нигезләренә якын итеп карамаулары һәм әхлакый яктан түбән тәгәрәүләре күрсәтелә.“Үзебез сайлаган язмыш” пьесасы мәктәп тормышын, аның каршылыкларын чагылдыра. Тәрбия һәм белем бирүчеләрнең күңелләре саф, чиста булса, халкыбызның йөз аклыгын саклап калырга мөмкин дигән фикер аңлашыла әлеге әсәрдән.

  • Слайд 9

    “Ир-егетләр”, “Миләүшәнең туган көне”,“Дуслар җыелган җирдә”,“Хушыгыз” драмаларыныңтөп үзенчәлекләрен болай күрсәтергә мөмкин:-тормышта нинди генә кыенлыкларбулса да өметеңне өзмәскә,-үз бәхетең өчен көрәшергә,-дөньядан тәм табып яшәргә, -кеше исеменә тап төшермәскә кирәк.

  • Слайд 10

    “Әниләр һәм бәбиләр” драмасында мәңгелек темаларның берсе – ана булу бәхете чагыла. Бу бәхетнең матурлыгы милли-әхлакый кануннарга барып тоташа. Тәрбия балага ана сөте, бишек җырлары, сабыеңа мәхәббәт, иреңә карата ихтирам кебек гүзәл сыйфатлар белән күчә. Бу сыйфатлар, милли гореф-гадәтләр белән үрелеп, гомумкешелек кыйммәтләренә барып тоташа.

  • Слайд 11

    Туфан Миңнуллин иҗатында һәм татар театры тарихында аерым урын алып торучы, тамашачыны елатучы һәм көлдерүче комедия – “Әлдермештән Әлмәндәр”. Әлмәндәр карт татар халкының рухи байлыгын, физик ныклыгын, тирән акылын, матур гореф-гадәтләрен, намуслы яшәү рәвешен чагылдыра. Күренекле галим И.Нуруллин “…үлем белән үлемсезлек кебек мәңгелек теманы яктырткан…” дип югары бәя бирә.

  • Слайд 12

    Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Туфан Миңнуллинның таланты милләт язмышын үз язмышы итеп яшәвендә, мәгънәле әсәрләр иҗат итүендә һәм үз халкының яклаучысы була алуында. “Туфан Миңнуллинны башкалардан аерып торган бик күп сыйфатлар бар… Очрашканда кочагын җәеп, рәхәтләнеп исәнләшсә дә, саубуллашканда беркайчан да кешегә кулын бирми ул. Борынгы йолага яки ырымга ышанумы бу, әллә башка берәр сәбәбе бармы, белмим, әмма мин монда бер киная, олы мәгънә күрәм. Әйтерсең аның безнең белән, кешеләр белән саубуллашасы, кешеләрдән аерыласы килми, әйтерсең ул үзе якын күргән кешеләр белән, үз халкы белән һәрдаим янәшә булырга тели, ” – дип яза Разил Вәлиев.

  • Слайд 13

    Файдаланылган әдәбият: 1. “Мәйдан” журналы, №4, 2013 2. Туфан Миңнуллин. Монда тудык, монда үстек. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1985 – “Үзе сайлаган язмыш” А.Әхмәдуллин 3. Туфан Миңнуллин. Сайланма әсәрләр, I том – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002 – “Уйлый торган йөрәк” Р.Вәлиев 4. Туфан Миңнуллин. Сайланма әсәрләр, XLIV том – Казан, “Хәтер” нәшрияты, 2008 – “Ил язмышы – ир язмышы” Ә.Н.-Зиннәтуллина

  • Слайд 14

Оцените статью
Рейтинг автора
4,8
Материал подготовил
Егор Новиков
Наш эксперт
Написано статей
127
А как считаете Вы?
Напишите в комментариях, что вы думаете – согласны
ли со статьей или есть что добавить?
Добавить комментарий